Минем Россия террорсыз (18+)
3 сентябрь көнне Россиядә Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигага багышлана. Бүген китапханәгә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килделәр. Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегендә террорчылыкның асылына һәм аның белән көрәш ысулларына багышланган китап һәм журналлардан күргәзмә әзерләнде. Чарага килүчеләргә истәлекле датаның килеп чыгу тарихы, шулай ук террорчылык куркынычы янаганда гражданнар нишләргә тиешлеге турында сөйләделәр. Террорчылыкка каршы агарту дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр чарада катнашучыларга теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге; террорчылар оешмаларына ничек килеп эләкмәскә, террорчылар кулында калган очракта нишләргә, гадәттән тыш хәлләрдә нинди гамәлләр кылырга икәнлеген искә төшерде. |